Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Алсу Әсәдуллина: Федераль программалар булмау сәбәпле, татар телен куллану катлаулана

0
Алсу Әсәдуллина: Федераль программалар булмау сәбәпле, татар телен куллану катлаулана

Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклауга юнәлдерелгән федераль программалар булмау сәбәпле, татарлар күп яши торган җирләрдә татар телен куллану катлауланган. Бу хакта Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

Алсу Әсәдуллина утырышта туган телләрне саклау буенча федераль һәм республика программалары нәтиҗәләре белән таныштырды. «Телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге тырышлыкларга карамастан барлык максатларга да ирешелмәгән», – диде ул.

«Россия халыклары телләрен саклау буенча максатчан федераль программаларның булмавына бәйле рәвештә татарлар тупланып яшәгән урыннарда татар теленең кулланылышы катлаулана. Туган телләрне өйрәнү өлкәсендә федераль мәгариф законнарының үзгәрүе нәтиҗәсендә яңа методик кулланмалар, яңа дәреслекләр эшләү мәсьәләсе актуаль булып кала. Туган телне белү өчен укучыларның мотивациясе кимү тенденциясе дә бар», – диде Алсу Әсәдуллина.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белем сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән җиде дәүләт программасында катнаша. Бүгенге көндә программаларны үзләштерү 89 миллионнан артык сумны тәшкил итә. Мәгариф һәм фән министрлыгына караган 70 чараның 40ы 58 миллион сумга финансланган.

Алсу Әсәдуллина программа кысаларында Татарстанда яшәүче җирле халыкларны саклауга зур игътибар бирелүен дә билгеләп үтте.

«Эш дәвам итә, төзәтмәләр кертелә. Программалар кысаларында Татарстандагы җирле халыкларны саклауга һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында яшәүче татар теле укытучыларына ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, элек эшләрне татар телендә генә кабул иткән бәйгеләргә чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә дә номинацияләр өстәлде», – диде ул.

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Россия субъектларында яшәүче татар теле укытучылары ассоциациясе төзелүен дә искә алды. «Федераль закон, программа юк, дип тормыйбыз, без алга барабыз», – диде ул.

«Министрлык һәм министр зур молодец! Россия субъектларында татар теле укытучыларына ярдәм итү өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Туган тел укытучылары ассоциациясе төзеде. Без закон, программа кабул ителгәнен көтеп утырмыйбыз, ул юк, тик без алга барабыз. Туган тел укытучылары форумында бу мәсьәләне чишү юлларын эзләдек. Бу бик яхшы мисал», – диде Васил Шәйхразиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Минобороны опубликовало видео Парада Победы в Москве глазами лётчиков ВКС

В Архангельской области поезд “Воркута - Москва” столкнулся с автомобилем

В Милане и Неаполе прошли шествия «Бессмертного полка»

ГИБДД пришел в театр кукол «Ульгэр» - Россия, Бурятия, дети и культура: