Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Равил Әхмәтшин Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

0
Равил Әхмәтшин Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин республика делегациясе белән Белгород өлкәсендә булды. Ул хәрби госпитальдә булды һәм республикадан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты, алар яңа гына алгы сызыктан чыккан. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

«Дөреслек безнең якта. Җиңү дә безнең якта булачак! Үзегезне саклагыз! Барыгызны да өйдә көтәбез!» - дип мөрәҗәгать итте Т атарстан вице-премьеры хәрби хезмәткәрләргә.

Әхмәтшин аларга тантаналы шартларда армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Тулы вәкаләтле вәкиллек заказы буенча эшләнгән истәлекле медальне, шулай ук Мактау грамоталары, бүләкләр һәм Чистай заводының гравировка белән бизәлгән сәгатен тапшырды.

Моннан тыш, сәфәр башында Татарстан вице-премьеры Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән очрашты. Төбәк башлыгы, хәрби хәрәкәтләр зонасына якын булуга карамастан, өлкәдә нормаль тормыш алып барырга тырышу турында сөйләде.

Делегация составына Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы, спецназ ветераны Рәмис Сафиуллов, запастагы полковник Рафаэль Фәизов, «Логистика и автоперевозки Татарстана» коммерцияле булмаган партнерлык» ассоциациясе башлыгы Михаил Левашов һәм Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең эшләре белән идарә итүчесе 1нче ранг капитаны Рөстәм Әмирханов кергән.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в основную сетку турнира WTA-1000 в Риме






Кормушки для птиц и уха по-гагарински: программа фестиваля «Московская весна» на выходные

На выезде с Южной рокады на МСД идет строительство четырех путепроводов

Россиянин сорвал рекордный джекпот в лотерее

В Варшаве тысячи фермеров вышли на акцию протеста из-за несогласия с политикой