Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын яңа сезонга әзерләүгә 5,6 миллиард сум таләп ителә
Авыл хуҗалыгы техникасының бөтен комплексын алдагы сезонга әзерләү өчен 5,6 миллиард сум кирәк була. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә 2024 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 11 мең тракторны, 3 мең ашлык суктыру комбайнын, 1 меңнән артык терлек азыгы җыю комбайны һәм үзйөрешле ургычларны, 5 меңнән артык чәчкеч һәм чәчү комплексларын, 5 мең туфрак эшкәртү агрегатын ремонтлау бурычы тора. Эшләрне башкару өчен хуҗалыкларда 1 272 ремонт остаханәсе һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктлары бар.
Тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары 1 апрельгә әзерлек линиясенә куелырга тиеш, дип искәртте Гарипов.
Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.