Рөстәм Миңнеханов Акдусның беренче кышкы фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Акдус кушаматлы алабаеның яңа фотосын куйды. Республика җитәкчесе фото астында татар телендә ике юллык калдырган:
«Күзләрендә ак кыш,
Күңелендә балкыш!»
Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисенә ак төстәге алабай көчеген Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә – якынча айга бер тапкыр – Акдусның фотолары белән уртаклаша. ТР Рәисенең телеграм-каналына язылучыларда әлеге фотолар уңай хис-кичерешләр уята, дип яза «Татар-информ».