Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Махсус операция зонасы хәрбиләре видеоэлемтә аша Татарстандагы туганнары белән аралашты

0

Махсус операция зонасында сугышчан бурычларын үтәүче Үзәк хәрби округы хәрбиләре телекүпер аша туганнары һәм якыннары белән аралаша алган. Әлеге кадрларны Россия Саклану министрлыгы күрсәтте.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән телевизион күпер барышында Үзәк хәрби округның мотоукчылар бригадасы хәрбиләре туганнары һәм якыннары белән күрешә алды.

Хәрби комиссариат башлыгы һәм республика хөкүмәте вәкиленең кереш сүзләреннән соң хәрбиләргә туганнары һәм якыннары белән шәхсән аралашу мөмкинлеге бирелде.

Элемтә сеансы вакытында хәрбиләр көнкүреш темаларга аралашты, тирә-юньдәге көнкүреш һәм һава шартлары турында сөйләште. Хәрбиләрнең берсенең хатыны иренең кәефен күтәрү өчен үзе белән аның яраткан йорт хайваны – хуҗасының тавышы ишетелгән саен сөенеп койрыгын болгаучы этен алган. Телекүпер ахырында мотоукчылар барлык килгәннәргә рәхмәт белдерде, Җиңү белән тиздән өйләренә кайтырга вәгъдә бирде.

Россия Саклану министрлыгы даими рәвештә шәхси составның хәрби рухын саклау һәм берләшмәләр һәм хәрби частьләр командованиесе белән аларның гаиләләре арасында тыгызрак хезмәттәшлек итү максатыннан телекүперләр үткәрә.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова официально аккредитовала на турнир в Риме двух своих собак






Врачи Домодедовской больницы извлекли из желчного пузыря пациентки стакан камней

В Болгарии начали инвентаризацию запасов НПЗ ЛУКОЙЛ Нефтохим Бургас

Россия заявит протест Германии в связи с нападением на бывшее генконсульство в Лейпциге

В День Победы у мемориальных комплексов в Красногорске почтили память героев