«Алга» батальоны хәрбиләре Әниләр көнендә үз әниләренә мөрәҗәгать яздырган
Татарстанның «Алга» батальоны хәрбиләре Әниләр көне уңаеннан котлап, әниләренә видеомөрәҗәгать яздырган. Әлеге язма батальонның Telegram-каналында чыкты.
Искәртеп узабыз, Әниләр көне 1998 елда Россия Президенты указы белән билгеләнгән иде. Бәйрәм гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт традициясен саклауга һәм әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән киләсе ел Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.