Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Искәндәр Гыйләҗев: Шәхес - милләтне алга алып баручы төп көч

0
Искәндәр Гыйләҗев: Шәхес - милләтне алга алып баручы төп көч

Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев киләсе елны Шәхесләр елы дип игълан итүгә карата үз фикерен әйтте.

"Минемчә, бик кирәкле, әһәмиятле һәм файдалы карар. Без шәхесләрне күтәрергә тырышыбыз, чөнки шәхес - милләтне алга алып баручы төп көч. Шәхес милләтнең үсешен хәл итә, халыкка үрнәк булып тора һәм халыкны үз артыннан алып бара. Һәр өлкәдә шәхес кирәк. Без заманында "Күренекле шәхесләребез" дигән видеопроект башлаган идек, ул уңышлы булды. Бу эш дәвам итәр, дип өметләнәбез", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ул шәхесләр елына зур өметләр белән каравын әйтте. Тарихчы төрле өлкәдәге шәхесләргә багышланган чаралар булырга тиеш дигән фикердә. "Аерым шәхесләргә багышланган конференцияләр, яңа басмалар, яңа эзләнүләр булыр», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Как российские турбины потеснили Siemens

Северянка Лада Еськина – бронзовый призер первенства России по боксу

Вильфанд спрогнозировал возврат нормальной майской температуры в Москве к 15 мая

Два автомобиля столкнулись на Северо-Восточной хорде МСД