Фәрит Мөхәммәтшин Казанда каһарман яшь гвардиячеләр хөрмәтенә мемориаль комплекс ачты
Казанда Мария Устинова исемендәге 102 нче гимназия территориясендә бүген каһарман яшь гвардиячеләргә багышланган мемориаль комплекс ачылды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Минем уйлавымча, бу — тарихи һәм бик мөһим вакыйга. Бу — элеккеге буыннарның батырлыклары турында истәлек, без яшьләрне шулар нигезендә тәрбиялибез. Бу — изге эш. Без тагын бер тапкыр Бөек Ватан сугышында бөек Ватаныбызны саклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Ул вакытта яшь гвардиячеләр Бөек Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән», — дип белдерде парламент башлыгы.
Шул ук вакытта, ул Россия хәрбиләренең бүген дә махсус операция зонасында көн саен батырлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. «Алар арасында «Бердәм Россия»,»Яшь гвардия» вәкилләре, Дәүләт Думасы һәм төбәк парламентлары депутатлары бар», — дип санап үтте Мөхәммәтшин.
Ул мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүче, хәрбиләргә һәм тыныч халыкка ярдәм җыючы волонтерларны да каһарман дип атады. Мәсәлән, 60тан артык яшь гвардияче-волонтер гуманитар миссия белән Россиянең яңа төбәкләрендә булып кайтты. «Без бергә» штабы ярдәмендә махсус хәрби операция зонасына 155 тоннадан артык,ә бөтен республикадан — 2 мең тоннадан артык йөк җибәрелгән.