Варакин Лисичанскига гуманитар ярдәм күрсәткән өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика шефлыкка алган фронт янындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк илтүне шәхси контролендә тота. Инде ел ярым дәвамында бу шәһәрләрне торгызуга күзәтчелек итүче Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин шулай дип белдерде.
РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында түрә Татарстан Республикасы Рәисенә, шулай ук бу эшкә актив рәвештә кушылган Татарстан шәһәрләре һәм муниципалитетлары җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерә.
«Бигрәк тә Казанны билгеләп үтәсем килә, мэр Илсур Метшин да моны үзе күзәтеп тора: ай саен монда безгә 120 тонналы йөк төягән ким дигәндә алты машинадан торган «Игелекле Казан» кәрванын җибәрәләр», — дип хәбәр итә Варакин.
Ул билгеләп үткәнчә, Лисичанскига гына ай саен 300-400 тонна йөк китерәләр. Болар — төзелеш материаллары, кием һәм азык-төлек, шулай ук техника, шәһәрне торгызу һәм торак-эксплуатация контораларын тәэмин итү өчен эш кораллары.
«Барысы да кирәк. Барысы-барысы да», — махсус хәрби операция барышында нык зыян күргән Лисичанскига нинди йөкләр кирәклеге турында сорауга Варакин шулай дип җавап биргән.