Медиа: Русиядә һөҗүм отрядларына хатын-кызларны җыялар
Аларны "Эспаньола" хәрби бүлекчәсенә алалар диелә. "Важные истории" журналисты "Эспаньола" Telegram-каналы җитәкчеләренең берсе белән элемтәгә чыккан һәм хәрби төркемгә ялланырга теләвен әйткән. Аңа контрактның ярты елга төзелүен, беренче ике айда хәрби күнегүләр булачагын сөйләгәннәр.