Мәскәүдә Миңнеханов Covid-19 пандемиясендә һәлак булган табиблар һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Ул Иван Сеченов исемендәге дәүләт медицина университетында булды. Югары уку йорты ректоры, медицина фәннәре докторы Петр Глыбочко белән берлектә республика җитәкчесе Covid-19 пандемиясе вакытында һөнәри бурычын үтәп һәлак булган табиблар һәм медицина хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр салды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге чәчәк салу күренешен күрсәтте.
Миңнеханов университет җитәкчелегенә «биредә уза торган уку һәм дәвалау процессларының квалификациясе һәм масштабы никадәр югары» икәненә шәхсән инану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан студентлары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килеп, биредә белем алучы татарлар белән очрашты, аларга уңышлар теләде.
«Әгәр алар бу югары уку йортына керә алган икән, димәк, алар бу тормышта инде нәрсәгә дә булса ирешкән»,— дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Очрашу ахырында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Сеченов университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Югары уку йорты ректоры хәбәр иткәнчә, киләсе елның 1 апреленнән башлап Татарстан студентлары практикага үзләренең туган төбәгенә кайтачак, анда алар табиб-стажер булып эшләячәк.