Россиядә бер ай эчендә беренче тапкыр ковидның 34 меңнән кимрәк очрагы ачыкланган
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер ай эчендә беренче тапкыр Covid-19 йоктыруның 34 меңнән ким яңа очрагы рәсми рәвештә теркәлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирусның 33 996 очрагы расланган, шулай ук 2024 (6 процент) очрак клиник күренешсез ачыкланган», — дип хәбәр ителә. Кичә, 22 ноябрьдә, 35 681 зарарлану очрагы теркәлгән. Теркәлгән авыру очраклары темпы үсеше кимүен дәвам итә – әлегә 0,38дән 0,36 процентка кадәр күзәтелә. Читать дальше...