Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Май
2021

Ашарга пешерергә маташканда ут чыгып, ике үсмер малай янып үлгән

0
Ашарга пешерергә маташканда ут чыгып, ике үсмер малай янып үлгән

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәре янындагы Федоровск бистәсендә фатирда янгында ике үсмер малай һәлак булган. Расланмаган якынча белешмә буенча, балалар газ плитәсендә ашарга пешерергә маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Фаҗига буласы көн алдыннан фатирга биш малай җыела. Балаларга 15-17 яшь була. 4 майда кичке алтылар тирәсендә «Счастье» коттеджлар бистәсендәге күпфатирлы йорттагы бер фатир тәрәзәсеннән ялкын һәм төтен ургылып чыга башлый. «Фатирда 15 квадрат метр мәйданда янгын була. Урында 12 коткаручы эшли, өч машинаны файдаланалар», — дип аңлатканнар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ленинград өлкәсе буенча идарәсендә. Янгынны бер сәгать эчендә сүндереп бетерәләр. Кичке җиденче яртыга янгын тулысынча бетерелә.  «Яна торган фатирдан ике үсмерне алып чыктылар, алар исән түгел иде инде. Янгын сүндерүчеләр аларга реанимация ясап карады, ләкин файдасы булмады. Табиблар балаларның үлүен раслады», — дигәннәр ведомствода. Алар газ плитәсендә кичке аш пешерергә маташа, ләкин шул чакта нидер була. Коткаручылар килеп җиткәнче, балалар янгынны үзләре сүндерергә тырыша. Шул чакта ике малай һәлак була, тагын бер малай пешә — аны хастаханәгә озаталар, тагын ике үсмер котылырга өлгерә. Коткаручылар да газ плитәсе белән версияне кире какмый, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә. Соңрак «Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, фатирда бензин салынган канистра булган, янгын нәкъ шуннан башланган.  Янгын чыкканда фатирда 17, 15 һәм 14 яшьлек өч малай кала. Күршеләре сүзләренчә, алар ашарга пешерергә маташа. Шул чакта ут бензинлы канистрага күчә. Урынга килгән коткаручылар 17 яшьлек үсмерне алып чыга, аның куллары, бите, муенын пешә.  Ике бала ис газы белән агуланып үлә. 5 майда аларның берсенә 15 яшь туласы булган. «Балаларның икесенең дә гаиләләре яхшы, байлар түгел, бар да җитәрлек. Балалар тыныч, җаваплы иде, хулиган да түгел. Йортлары да иске түгел. башка сыймаслык хәл», — ди күршеләре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Санкт-Петербурге

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Три человека погибли в страшной аварии в Ленобласти

В Сети появились кадры подъема автобуса из реки Мойки в Петербурге

«Летом придет климатический кошмар». Синоптики сказали, к чему готовиться

Куда поехать из Петербурга на один день? Идеи путешествий на электричке