Башкортстаннан Казанга ялга килгән ике егет һәм ике кыз коточкыч авариягә очраган
Башкортстаннан Татарстанга ял итәргә килгән яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Ике егет һәм ике кыз утырган машина авариягә эләгеп, ике кеше үлгән, икесенең гомере өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. ЮХИДИ мәгълүматы буенча, «Шевроле Лачетти» һәм «Камаз» машиналары Алабуга районында М7 трассасында бәрелешә. «Шевроле Лачетти» белән идарә итүче 20 яшьлек егет алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына бәрелә. «Камаз» белән 26 яшьлек егет идарә итә. Читать дальше...