Главные новости Ульяновска
Ульяновск
Сентябрь
2020

«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды

0
«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды

(Бөгелмә, 19 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендә VIII «Милли моң» дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале булды. Элек ул төбәкара статуста иде. Быел исә Бөтенроссия күләмендә булды. Фестивальне Татарстан Диния нәзарәте, Бөгелмә һәм районы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең Татар мәдәният үзәге ТАССРның 100 еллыгы һәм мөфтият игълан иткән «Туган тел елы» уңаеннан үткәрелде.

Фестивальгә Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган. «Март аена билгеләгән идек, пандемия булгач, быел уздырмабыз да, бәлки онлайн форматка күчеребез дип тә уйладык. Диния нәзәрәте ярдәме белән теләгебез тормышка ашты. Залда Мөслим, Сарман, Әлмәт, Ютазы, Баулы районнарыннан, Чаллы һәм Башкорстанан кунакларыбыз бар», — ди Бөгелмә имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш казые Рамиль хәзрәт Хөснетдинов.

Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте, килүчеләрне мөфти исеменнән тәбрикләде. «Яшьләребез, үсеп килүче буын мөнәҗәтләребезне белеп, өйрәнеп кала. Бу бик мөһим әйбер. Бигрәк тә тәрбия бирү мәсьәләсендә», — ди ул. Аның сүзләренә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Асакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та кушылды.

Бәйгедә республикабызның 8 һәм Башкортстанның 2 районынан килгән җыр башкаручылар үзара көч сынашты. Алар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинациясендә чыгыш ясады. «Соло» (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: 6-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнерәкләр — һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтте.

Мөнәҗәт башкаручыларның иң кечкенәсенә — 6, ә иң өлкәненә — 82 яшь. Олы яшьтәге Рәшидә Фәрлукшина яшьләрдән калышмый, хәтерле булуы белән купләрне сокландырды. Ул керәшеннәр яшәүче Кәләй авылыннан (Әлмәт районы). Җырларга гына түгел, шигырьләр язарга да ярата икән үзе.

«Шигырьләрне 1990 елдан башлап язам. Инде 70кә якын иҗат җимешем бар. Кешегә бит җан ризыгы да кирәк. Өлкәнәйгәч моны яхшырак аңлыйсың. Безнең „Буыннар чылбыры өзелмәсен“ ансамбле оешканга ике генә ел әле. Инде берничә бәйгедә дә катнаштык. Бу фестивальгә беренче тапкыр килдек. Элек мөнәҗәтләрне әбиләр җырлый иде, хәзер үзебез шулар рәтендә. Ансамбелебез бик тату. Үз көчебез белән авылда мәчет салдырдык әле», — ди ул.

6 яшьлек Илүзә Шәрәфетдинова тамашачы күңелен үзенең самимилыгы белән яулады. Ул «Сабак» мөнәҗәтен башкарды. Кече яшьтән дини җырлар башкару юлына басуы белән хуплау тапты һәм Татарстан мөфтиенең махсус бүләгенә лаек булды.

«Илүзәбез гаиләдә иң кечкенә балабыз. Өчесе арасында моң-биюгә гашыйгы ул гына. Үзем сәхнә кешесе булганга шулайдыр инде. Әлмәт районының Габдрахман авылындагы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Шуңа да Илүзәбез сәхнәдән курыкмый. Халык алдында да чыгыш ясаганы бар», — ди кызның әнисе Рәмзидә Шәрәфетдинова.

Мәртәбәле жюри җырчыларның башкару осталыгына да, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә дә, дикциягә дә, интонациягә дә, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә дә игътибар итте. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (телефоннар, үтүкләр, микродулкынлы мичләр һ.б.) һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Җиңүчеләр исемлеген ТР Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтында карап була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Ульяновской области

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Путешествие по волнам: в какой круиз можно отправиться из Чебоксар и сколько это стоит

В пойме реки Свияги в Ульяновске загорелся камыш

178 жителей Ульяновской области пострадали от укусов клещей за прошедшую неделю

В Ульяновске 14 мая трамваи пойдут по измененным маршрутам