Главные новости Белгорода
Белгород
Август
2020

Ике айлык кыз баланы аягыннан болгап уйнаган ир белән хатынны тоткарлаганнар

0
Ике айлык кыз баланы аягыннан болгап уйнаган ир белән хатынны тоткарлаганнар

Сабый бала белән вәхшиләрчә кыланган ир белән хатынны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Краснодар өлкәсе буенча баш идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. Хокук саклаучылар ир белән хатынны полиция машинасына чакырган. Алар баш тарткан, физик каршылык күрсәткән. Шул сәбәпле ир белән хатынга карата протокол төзегәннәр. Алар ун тәүлеккә тоткарланган. Аларның баласын хастаханәгә озатканнар. Әлеге гаилә Сочиның Хостинский районында урманда палаткада яши. Баланың анасы сүзләренчә, алар Краснодар өлкәсенә ял итәргә килгән. Ир-ат сабый баланы интектергән мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Әти кеше баласын аягыннан тотып күтәргән һәм җансыз курчак кебек болгап тора, үзе сызгырына, ниндидер бер көй чыгармакчы була. Хокук саклаучылар ачыклаганча, роликта төшкән ир-ат Мәскәү кешесе, хатын-кыз Белгород кешесе. Алар Сочига быел ел башында килгән. Июньдә аларның баласы туган.  Хәзерге вакытта сабыйга куркыныч янамый. Шулай да аны опека органнарына тапшыру турында мәсьәлә хәл ителә, диелә бу хәбәрдә. Әти кешегә 35 яшь, әни кешегә 27 яшь, алар биредә яшәүчеләр түгел. Әти кеше үзенең гамәлләрен сабый баланы тәрбияләү дип аңлата. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Белгородской области

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






В Белгородской области уничтожили 16 снарядов РСЗО Vampire

В Белгороде зоопарк, парки аттракционов и динозавров временно прекратили свою работу

В Белгороде поймали мужчину, нагадившего в укрытии

Ракетная тревога вновь объявлена по всей Белгородской области