Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Новости за 03.11.2023

Чувашиядә М7 юлында авариядә Казанда яшәүче дүрт кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чувашиянең Козлов округында М7 федераль трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган, берсе зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Федераль телеканалда Казанда узган Универсиада турында фильм күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

5 ноябрьдә «Матч ТВ» федераль телеканалында Казанда ярышларга әзерлек һәм аларны үткәрү турында «Универсиада. 10 елдан соң» дигән фильм күрсәтеләчәк. Картина 2013 елның июлендә Татарстан башкаласында узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы юбилеена багышланган.

Читать дальше...

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырын ачыклыйлар

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама шәһәрендә көзен традицион рәвештә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе үткәрелә. Анда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында туган телне, мәдәниятне, тарихны иң яхшы белүчеләрне ачыклыйлар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Юрий Урванов белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль иминлек хезмәте Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсенең яңа башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кырым активисты Ирина Данилович Акмәчет тикшерү изоляторында тотылган чакта инсульт кичергән

Azatliq.org 

"Акмәчет тикшерү изоляторында булган чагында аңа бер яки берничә тапкыр инсульт булган. Хәзер аны Русиягә күчерделәр, анда хокук яклаучылар басымы ярдәмендә анализлар һәм МРТ ясаттыра алдык. МРТ аның инсульт кичерүен раслады", дип сөйли ZMINA оешмасы вәкиле Виктория Нестеренко.



Новосибирскида Россия халыкларының милли киемнәре өлкә фестиваль-бәйгесе булды

Tatar-inform.tatar 

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Новосибирскиның Октябрь революциясе исемендәге Мәдәният йортында Россия халыкларының милли киемнәре өлкә фестиваль-бәйгесе булды. Бу хакта «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич Татарстанның Әлмәт районында чит ил автомобиле ат белән колынны бәрдергән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

Читать дальше...

4 ноябрьдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә хәйрия концерты була

Tatar-inform.tatar 

4 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә үзәк артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында зур хәйрия концерты була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бастрыкинга Татарстанда вафат булган үсмергә бәйле вазгыять хакында хәбәр итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга балигъ булмаган баланың үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итәргә кушты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Армяне в Великой Отечественной войне: Иван Георгиевич Магакьян


Түбән Камада архитектор Фирдәвес Хановның күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Комплекслы музейда Түбән Кама архитекторы, шәһәрнең Мактаулы гражданы Фирдәвес Ханов күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә залында архитектура корылмалары һәм шәһәр халкының яраткан ял итү урыннары сурәтләнгән. Архитектор Фирдәвес Ханов аларны Түбән Камада 45 ел яшәү дәверендә ясаган. Бу хакта Түбән Кама муниципальрайоны рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәтнең күп профильле хастаханәсендә «кардиомәктәп» эшли

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт күп профильле хастаханәсендә «кардиомәктәп» эшли. Әлмәттә дә, Татарстанда да һәм бөтен ил буенча да бу авырулар халыкның үлем сәбәпләре буенча беренче урында тора. Узган ел республикада онкология һәм ковидны узып, беренче урынны ала. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй районы Югары Мәлем авылы кызы язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия иясе булган

Tatar-inform.tatar 

Зәй районы Югары Мәлем авылы кызы Илгизә Галиуллина яшь журналистларга бирелә торган язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия иясе булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» «Шәһри Казан» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






День экологического образования пройдет на ВДНХ

Школьница потеряла палец после поездки в лифте в Москве

Перепрыгни долговую яму: как не стать жертвой мошенников

Зобнин: гол в ворота «Краснодара» — один из самых красивых в карьере