Ижевскиның Дуслык йортында «Татарча QR-код: Татар ханнары тамгалары» күргәзмәсе ачылды
29 ноябрьдә Ижевскиның Халыклар Дуслыгы йортында «Татарча QR- Код: Татар ханнары тамгалары» күргәзмәсенең презентациясе узды. Бу турыда Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Күргәзмә 6 декабрьгә кадәр Ижевскиның Үзәк мәчетендә үтәчәк.
Ул Удмуртия мөфтияте, «Миллиард татар» проекты, «Иман» татар яшьләре берлеге белән оештырылган.
«Төп максатыбыз яшьләрне динебез, тарихыбыз белән таныштыру», - диде Үзәк мәчет имамы Габдерәшит Газизулин.
