Дамир Мөхетдинов Русия сенатында мәчетләрдә куәт оешмалары уздыручы рейдларны туктатуны сорады
Быелның җәеннән башлап Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәчетләрендә ОМОН даими рейдлар үткәреп тора.
Быелның җәеннән башлап Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәчетләрендә ОМОН даими рейдлар үткәреп тора.
Лениногорскиның Керкәле авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчегә туганнан туган абыйсы «УАЗ Патриот» машинасын бүләк иткән. Мобилизацияләнгән хәрби туган авылына берничә көнгә генә, машинага документлар рәсмиләштерергә генә кайткан. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Читать дальше...
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең өченче туры башланды. Быел барлыгы 68 катнашучыдан 332 эш кабул ителгән. Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча 25 катнашучы 1-3 декабрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак иҗади мәктәпкә чакырылган.
Читать дальше...
28 ноябрьдә Мурманск шәһәренең «Сопкалар. Гаилә» киңлегендә «Тукай эзләре буйлап» беренче Тукай укулары узган. Аны шәһәрнең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте белән берлектә балалар-яшүсмерләр китапханәсе оештырган. Бу турыда Мурманск татарларының «Якташ» берләшмәсе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиевның 50 яшьлек юбилеена Камал театры Ркаил Зәйдулланың «Игезәк» спектаклен күрсәтте.
Читать дальше...
Узган ялларда Мәскәүдә Россия һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге халыкларының традицион көрәш төрләре фестивале узды, анда 150 көрәшче җыелды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» иҗтимагый-сәяси газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Читать дальше...
Мәскәүдәге «Россия» күргәзмәсенә Татарстан көненә чакыра торган шаян видео интернетта таралды. Чара 2 декабрьдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәте Татарстанда һәм Чечняда авыл территорияләрен үстерүгә тагын 654,2 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия төбәкләренең мәгариф оешмаларына Татарстан быел 8 млн сумлык 19 меңнән артык татар теле дәреслеге тапшырды. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә Инвалидлар декадасын һәм Ватан Геройлары көнен оештыру, Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек буенча йөкләмәләр бирде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә режиссер Жора Крыжовниковның илне шаулаткан «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын тәнкыйтьләде. Мондый фильмнар Россия җитәкчелеге һәм төбәк хакимиятләре сәясәтенә туры килми, дип белдерде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Мәктәп волейбол лигасына нигез салынуга биш ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин әлеге бәйрәм белән котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
Сарман районының иң яхшы белем бирү учакларының берсе булган Җәлил гимназиясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы хәбәр итте.
Читать дальше...
Иртәгә Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак Татарстан көне алдыннан «Татар-информ» журналистлары «Россия» күргәзмә-форумы белән танышты. Мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары Артур Хәлилуллов бәяләвенчә, күргәзмә залына керү юлындагы Татарстан Республикасы стенды шунда ук үзенә игътибарны җәлеп итә.
Читать дальше...
Киләсе елда Сабантуй бәйрәмен Россия төбәкләре һәм чит илләрдә 399 тапкыр уздыру планлаштырыла. Бу хакта республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Читать дальше...Гадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра. Соңрак "җинаять кылуын... Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышлары турында сөйләде һәм бар кешене дә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды. Әлеге видео күргәзмә-форумның рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.
Читать дальше...
Рус телен белми торып, чит ил студентлары Россия университетларында яхшы белем ала алмаячак, аларга югары уку йортларына кергәнче әзерлек кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында белдерде.
Читать дальше...
Россия Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов Россия һәм Кытай Халык Республикасы төбәкләренең хезмәттәшлеге нәтиҗәсе рейтингын игълан итте. Әлеге исемлекне 2022–2023 еллар йомгаклары буенча «Петербург сәясәте» фонды белән берлектә Дуслык, тынычлык һәм үсеш буенча Россия – Кытай комитеты әзерләгән. Эш нәтиҗәлелеген ун баллы шкала буенча билгеләгәннәр.
Читать дальше...
«Саф» балалар радиосы коллективы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Саф музыка» проекты нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның халык артисты, композитор Резеда Ахиярова проект оештыручыларын зур эш башкарганын билгеләп үтте.
Читать дальше...
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда чираттагы тапкыр һава шартлары начарлану фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...Концерт в Доме дружбы народов дал старт Декаде инвалидов в Нурлатском районе.
Сегодня их чествовали с большой сцены.
Кырым башлыгы Сергей Аксенов хәбәр иткәнчә, Кырымда давыл аркасында 5 кеше һәлак булган һәм 12 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» язды.
Читать дальше...