Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Дания Заһидуллина: Зәйнәп Хәсәнияне батыр, көчле татар хатыны символы итеп кабул итәм

0
Дания Заһидуллина: Зәйнәп Хәсәнияне батыр, көчле татар хатыны символы итеп кабул итәм

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп Хәсәнияне олы йөрәкле, батыр, көчле татар хатыны символы итеп кабул итүен әйтте.

«Әхмәтгәрәй Хәсәнигә кияүгә чыккан вакытта аңа 17 яшь була. Яшь килеш иренә терәк була алган, аның белән кулга-кул тотынышып, зур казанышларына аннан да зуррак өлеш кертеп, авыр вакытларда аңа терәк була алган. Ире вафат булгач та, аның юлын дәвам иткән олы йөрәкле, батыр, көчле татар хатынының образы, символы дип кабул итәм», - диде ул Тукай әдәби музеендагы кичәдә.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Аның әйтүенчә, инкыйлабны Хәсәниләр аңлап каршы ала.

«Алар революция биргән мөмкинлекләрне татар милләтен үстерү өчен файдаланып булыр дип уйлыйлар. Әхмәтгәрәй Хәсәни һәрвакыт фән, гыйлем, нәшрият эшен татар халкына хезмәт иттереп яши. Ул үзе өчен бу эшне дәвам итү мөмкин булыр дип уйлый. Аның фикердәшләре дә яңа заман өчен яңа китап басу нәшриятын ачу идеясе белән килә. 1921 елда аның яңа китап нәшрияты оеша. Бу – алга таба Әхмәтгәрәй Хәсәнинең репрессиягә дучар булуына сәбәпләренең берсе. Төп сәбәп тирәндәрәк, ул – Хәсәниләрнең чыгышы белән, аларны сәүдәгәр балалары дип карау белән бәйле. Гәрчә аларның байлыклары үз куллары белән эшләп, тәүлеккә 24 сәгать хезмәт куеп табылган байлык булса да», - диде галимә.

Революция аларның тормышын тамырдан җимереп ташлаган. «1931 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни кулга алына, аның күп кенә мирасы юкка чыга. Хатыны Зәйнәп Хәсәни аның эшен дәвам итә. Ул шулкадәр тугры, акыллы хатын була. 1960 елларга кадәр үзе исән вакытта һәрвакыт татар әдәбиятының зур шәхесләрен Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов һ.б. кайгыртып, аларның һәр әсәрен укып, татар басма тарихындагы шрифтларны карап, фикер әйтеп яши», - диде Дания Заһидуллина.

Зәйнәп Хәсәния ире Әхмәтгәрәй Хәсәни белән

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Хәсәниләрнең нәселләре турында күп сөйләп була. Зәйнәп Хәсәниянең әтисе Ногман хаҗиның Арча һәм Әтнә төбәгендә 13 мәчет һәм 7 мәдрәсә салып калдырганлыгы билгеле. Ногман хаҗи афәткә тарыган, Казанга килгән авылдашларын өендә укыта, хаҗ баручыларга ярдәм итә. Үзе дә хаҗ кылып кайта. Гаҗәеп сыйфатларга ия сәүдәгәр була. Ногман хаҗи 1918 елда салкын тиеп вафат була», - дип ачыклык кертте ул.

Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр дүрт бала үстергәннәр. «Кызганыч, заман фаҗигаләре белән, балалар иртә үлә. Зәйнәп апа ирен дә, балаларын да озатып, үзе дә вафат була», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

"Спартак" лишился математических шансов выиграть Российскую премьер-лигу

6-летний сын актрисы Марианы Дердерьян погиб при пожаре из-за решеток на окнах

«Мне нравится жить в лесу». Судьба детей-актеров СССР из взрослых фильмов