Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Рифат Фәттахов Милли китапханәгә Разил Вәлиев исемен бирергә тәкъдим итте

0
Рифат Фәттахов Милли китапханәгә Разил Вәлиев исемен бирергә тәкъдим итте

Бүген «Туган авылым» ресторанында, күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Ваһапов фестиваленең кайгыртучылар советы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең вафатына 40 көн тулу уңаеннан, Коръән мәҗлесе узды. Аны Ваһапов фонды оештырган. Бу турыда «Татар-информ»га Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте.

Мәҗлестә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шагыйрьнең гаиләсе – тормыш иптәше Алия ханым, балалары, оныклары, туганнары, дуслары, коллегалары, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан.

«Коръән ашы барышында тагын бер кат Разил Вәлиевнең балачак елларын, үсмер вакытларын, иҗат юлын искә алдык. Иң мөһиме – күренекле шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләләре күтәрелде. Әйтик, мин Ваһапов фонды директоры буларак, Разил Вәлиев исемен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бирергә тәкъдим иттем», – диде Рифат Фәттахов.

«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да: «Татарстан Милли китапханәсенә Разил Вәлиев исемен бирү дөрес һәм гадел гамәл булачак», – дип ассызыклады. Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин барлык тәкъдимнәрне өйрәнергә, Рәисебез дәрәҗәсендә киңәшергә һәм, Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерү буенча лаеклы чаралар күрергә ышандырды», – дип ачыклык кертеп узды Ваһапов фонды директоры.

Мәрхүм рухына Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Теплоходные прогулки по Амуру стартовали в Благовещенске

Без солнца. Эксперт объяснила, почему даже летом не хватает витамина D

Уехавший из Польши судья Шмидт представил единственный секретный документ

Певец Григорий Лепс пожаловался на одиночество и признался, что его сердце свободно