Удмуртиядә милли телдә иҗат итүче балалар һәм яшьләр театрларының Россиякүләм фестивале булып узды. Фестивальдә 12 коллктив катнашты. Коллективлар Татарстан, Башкортстан, Карачаево-Черкессия Республикаларыннан, Оренбург өлкәссеннән. Әлбәттә, безнең республикадан. Алар арасында әлеге фестивальгә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгелләнүче “Чулпан” театрының балалар коллективы.
30 майда “Спартак” халык иҗаты йортында “Уйна, гармун” регионара фестиваль-конкурсы бик матур бәйрәмгә әверелде. Әлеге бәйгене Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырды#РадиоРоссииУдмуртия