Россиядә Украинадан килгән 19 мең кеше медицина ярдәме алган
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Украинадан, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан килгән 19 меңнән күбрәк кеше Россиядә медицина ярдәме алган дип хәбәр итте Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
РИА Новости язганча, пациентлар арасында хроник авырулары булган, яман шеш һәм диабет белән авыручы кешеләр бар.
«Тулаем алганда, ЛНР, ДНР һәм Украинадан килүчеләр арасында бүгенгә медицина ярдәмен 19 мең 323 кеше алды. Моңа амбулатор, стационар ярдәм, шул исәптән шикәр диабеты, ВИЧ һәм башка йогышсыз авырулары булган пациентларны дару белән тәэмин итү дә кергән. Шулай ук онкологияле пациентлар да бар», — дип сөйләде министр.
Михаил Мурашко сүзләренчә, Россиягә күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләргә медицина хезмәтләрен түләү өчен Министрлар Кабинеты өстәмә 500 млн сум бүлеп биргән.