Йөрәк авырулы пациентларның ковидтан өзлегү куркынычы турында сөйләделәр
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамыры авырулары булган пациентларда коронавирус йоктырган очракта өзлегүләр булу куркынычы 60 процентка күбрәк.
Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости яза.
«Өзлегүләр, шулай ук үлем очраклары 60 процентка арта. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар терапия өчен өстенлекле булып тора», — диде министр «Бердәм Россия» һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган видеоконференция элемтәсе вакытында.