Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Казан яшь тамашачы театры татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт әкиятләрен берләштергән

0
Казан яшь тамашачы театры татар, башкорт, мари, чуаш, удмурт әкиятләрен берләштергән

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры Идел буе халыкларының биш әкиятен берләштергән «Северное сияние» спектаклен чыгарды. Алар арасына Ай кызы Зөһрә турында татар әкияте дә кергән. Авторлар тамашаны әкиятләр буенча мульт-сәяхәт дип атаган. Спектакль башкорт, чуаш, мари, удмурт һәм татар әкиятләрен берләштергән. Бу Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чыгарылган махсус проект. Сюжет буенча, лагерьда ял итүче дүрт бала педагог белән бергә төньяк балкышын күрергә бара. Юлда аларга куркуны җиңәргә әкиятләр булыша. Спектакль барышында — аеруча башкорт һәм татар әкиятләре сөйләнгәндә — артистлар бер-берсенә татарча да дәшә. Тамаша 50 минут бара. Яшь чикләре 6 +. Спектакль интерактив: артистлар зал белән аралашып уйный — тамашага килгән балаларга игътибарны читкә юнәлтергә мөмкинлек калмады. Режиссер — Лилия Нурель. Әкиятләрне берләштергән инсценировканы Санкт-Петербург драматургы Ирина Васьковская язган. Рәссам — Екатерина Горшкова, ут буенча рәссам — Ания Шепелюк, проекция буенча рәссам — Филипп Замахаев. Хореограф — Марсель Нуриев. Спектакльне иртәгә 13.00 сәгатьтә һәм 6 ноябрьдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә карарга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ига Свёнтек

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко






ФСБ рассекретило свидетельство адъютанта Гитлера: СССР помог союзникам в битве при Арденнах

Мужчину госпитализировали после стрельбы в Калужской области

Отказ США от российского урана может ударить по ...

В СК рассказали подробности нападения на бойца СВО в поезде под Пермью