Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 30.10.2021

Чүпрәле районы муниципаль хезмәткәрләре командасы волейбол ярышында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 30 октябрь, « Туган як », Гөлия Фәизова). 28-29 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (3 төркем) Спартакиада ярышлары узды. Ярышларда 15 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Чүпрәле районы командасы алды. Команда составында район башлыгы Марат Гафаров та уйнады. 2 урынны Чирмешән районы, 3 урынны Әтнә районы командалары яулады. Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм Татарстан... Читать дальше...

Гинцбург прививка ясаткан кешеләрнең дә ковид белән авыру сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләр «дельта» штаммы булганда хәтер күзәнәкләренең эшләп өлгермәве аркасында авырырга мөмкин. «Прививка ясаткан кешеләр дә авырый, чөнки „дельта“ штаммы булганда хәтер күзәнәкләре эшләп өлгерми. „Дельта“ штаммы күзәнәкләр белән бәйләнеш характерын үзгәртте һәм күзәнәкләр эчендә „яши“. Антитәнчекләр аз булганда вирус күзәнәкләр эченә керергә өлгерә», — дип аңлатты Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург. Читать дальше...

Чирмешәндә яшәүче күп балалы Волковлар гаиләсенә нефтьчеләр яңа торак алып бирде

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 30 октябрь, «Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешәндә өч бала үстерүче Екатерина һәм Александр Волковлар гаиләсенә «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев яңа йорт ачкычы тапшырды. «Татнефть» җәмгыятенең авыл җирлегендә торак төзү программасы кысаларында Чирмешәндә 12 шундый торак төзелә. Анда нефтьчеләребез яшәячәк. Ә аерым йортың булу — зур бәхет инде ул. Гомумән, безнең компания халыкка һәм үз хезмәткәрләренә күп төзи. Төзүчеләргә... Читать дальше...

Об опытных работниках Нурлатского АТП: «Их добросовестный труд у всех на виду»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Александр Шаронов и Петр Ермишкин, которые больше 10-ти лет работают в «Нурлатском АТП» водителями школьных автобусов, хотя и разного возраста, но их трудовая биография очень схожа.



О водоснабжении в Нурлате: «Из крана – артезианская, в природу – чистая»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Не секрет, что Нурлатский район, в частности город испытывает нехватку чистой питьевой воды. Если в зимний период суточная потребность в ней составляет 5000 кубометров, то летом она возрастает до 11 000.

Быел «Татнефть» оешмасы 7,2 миллион агач утырткан

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 30 октябрь, « Әлмәт таңнары »). Урсалада һәм Азнакай районының Мәлбагыш авылында агачлар утырттылар. Үсентеләр арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов утыртканнары да бар иде. Үсентеләр үсешен онлайн күзәтергә мөмкин. Триплоидлы усак Татарстанның көньяк-көнчыгышында укучылар тарафыннан «Татнефть» төзегән биолабораторияләрдә үстерелә. Нефтьчеләр мәктәпләргә акча эшләү мөмкинлеге биреп, мәктәпләрдән агачлар сатып алалар. Мондый сорт тиз үсә... Читать дальше...

Түбән Новгородта татар фермеры экологик яктан чиста бәрәңге үстерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Ринат Сөннәтовның төбәктәге фермерлар турында язмасы чыкты. Безнең якларда бәрәңгегә зур ихтирам белән карау бер дә гаҗәп түгел. Авыр елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә «икенче икмәк» саклап калган. Авылда гына түгел, кечкенә шәһәрләрдә дә бәрәңгене ел саен хәлдән килгәнчә утыртырга тырышалар. Һәр шәхси хуҗалыкта диярлек июль башлану белән бәрәңге басулары ап-ак чәчәккә күмелә. Интернет магълүматләре буенча... Читать дальше...

Милли китапханәнең эш тәртибенә үзгәрешләр кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән Татарстан Милли китапханәсенең эш тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Китапханәнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр китапханә гадәти тәртиптә эшли: кергәндә температураны үлчәү һәм битлекләр кию мәҗбүри. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр китапханәдә чаралар узмаячак. 15 ноябрьдән башлап китапханәгә Covid-19дан вакцинация узу сертификатының QR-коды буенча гына кереп була. Битлекләр кию мәҗбүри булып кала, диелә хәбәрдә.

«Әкият» курчак театры зур сәхнәсендә «Мырау батыр» музыкаль әкиятен чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры яңа бинасының зур сәхнәсендә беренче тапкыр татар телендә зур форматлы спектакль чыгарды. Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте буенча спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән. Инсценировка авторы да ул үзе. Куючы рәссам — Екатерина Спиридонова. Композитор — Миләүшә Хәйруллина. Хореограф — Сәлимә Әминова. Спектакльдә театрның татар төркеме артистлары уйный. Мырау батыр курчагы театрның яшь артисты Нияз Садыйковка тапшырылган. Читать дальше...

Яшел Үзәндә алты балалы гаиләнең йорты янып беткән, аларга авылда йорт бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Зур Ачасыр авылында йортлары янган күп балалы гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Әлеге гаиләнең йорты узган төндә янган, дип хәбәр ителә Яшел Үзән районының матбугат хезмәтендә. «Күп балалы гаилә янгыннан соң йортсыз калды. Өй, мунча, хуҗалык корылмалары янып көлгә әйләнде. Район башлыгы зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә шәхсән катнашты, аларга кирәкле бөтен әйберне дә алып киләчәкләр», — ди Яшел... Читать дальше...

«Ак Барс» үзенең элекке уенчыларына һәм Казан хоккей мәктәбе шәкертләренә җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасына 5:0 исәбенә җиңелде. Матч Чиләбедә узды. Әлеге уенда «Трактор» командасы составында 2018 елда, «Ак Барс»та уйнап, Гагарин Кубогын җиңгән капкачы Эмиль Гарипов, һөҗүмче Владимир Ткачёв һәм сакчылар Альберт Яруллин белән Роман Манухов бозга чыкты. Эмиль Гарипов, Владимр Ткачёв, Альберт Яруллин — Казан хоккей мәктәбе шәкертләре. Беренче икесенең «Ак Барс»ка каршы уйнаганнары бар иде... Читать дальше...

Новости России
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии


Чаллы йортында шартлаудан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен 700 мең сум җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда күпфатирлы йортта газ шартлауда зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен 700 мең сум акча җыелган. «Кичә иртән 700 мең сум чамасы акча зыян күргән кешеләрнең счетына күчерелде. Шәһәр советының күпчелек депутатлары миңа инициатива белән мөрәҗәгать итте. Партиядәге һәм шәһәр советындагы коллегаларымның инициативасын хупладым. Алар беренчеләрдән булып шәхси акчаларын счетка күчерә башлады», — дип сөйләде Чаллы мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә вакытында. Читать дальше...

Татарстанның тулы вәкаләтле вәкилләре җанисәпкә багышланган киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың субъектлардагы вәкилләре белән 2021 елгы җанисәпкә багышланган онлайн-киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстанның Башкортстандагы, Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге, Свердловск өлкәсендәге даими вәкилләре дә катнашты. Читать дальше...

Чаллы театры Татар телен саклау комиссиясе биргән грантка спектакль чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән Татарстан Республикасының заманча драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерүгә багышланган конкурсында җиңеп грант алган проектларның беренчесен Чаллы театры тәкъдим итте. «Капка» спектаклен сәхнәгә Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге пьесасы буенча театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган. Касыйм ролен театр артисты Разил Фәхретдинов башкара. Читать дальше...

Истанбул — Казан маршруты буйлап оча торган самолет пассажирының хәле начарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Истанбул — Казан рейсы пассажирының самолет бортында хәле начарланган. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, самолет төшеп утыруга ук, пассажирны табиблар хастаханәгә алып киткән. Агентлык мәгълүматлары буенча самолет расписание буенча туктаган.

Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылышында катнаша. Тантанага килүчеләр арасында шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Ирина Мануйлова, Новосибирск шәһәре мэры вазифаларын башкаручы Геннадий Захаров, биредә эшләп килүче татар оешмалары җитәкчеләре бар иде дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Тантана «Мирас» ансамбле башкаруындагы «Себер» җыры белән башланып китте. Читать дальше...

Патяшина: Татарстанда планны тутыру өчен тагын миллион кеше прививка ясатырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда олы яшьтәге халыкның яртысы коронавируска каршы вакцинация узган. План буенча барлыгы 2,4 млн чамасы кеше прививка ясатырга тиеш. «Бүгенгә республикада олы яшьтәге халыкның нибары яртысы гына вакцинация узган. 80 процентка җиткерү өчен безгә тагын миллионга якын кешегә прививка ясатырга кирәк. Әгәр көненә 30 мең прививка ясату темпын саклап кала алсак, декабрьгә бу бурычны уңышлы гына хәл итә алачакбыз», — диде Кулланучы хокукларын яклау... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






Культурный центр появится на месте недостроя в Черноголовке

Страховые мошенники: как они зарабатывают на россиянах и что им можно противопоставить

Почти 300 жителей Королева обратились с вопросами на «Выездной Администрации»

Москва выступает за контакты Баку и Еревана для скорейшего подписания договора - Песков