Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 28.10.2021

Түбән Камада шәһәр урамнары исемнәре реестрына үзгәрешләр кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»).Түбән Кама муниципаль районында Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе утырышы узды. Анда Татар стан Республикасының ике дәүләт телендә Түбән Кама шәһәре урамнары исемнәре реестры буенча чыгышларны тыңлап фикер алышканнан соң, үзгәрешләр беркетмәгә кертелде һәм Реестрны раслау буенча карар кабул ителде. Утырыш алдыннан комиссия әгъзалары һәм килгән кунаклар фойеда борынгы йорт кирәк-яракларын күрә алдылар... Читать дальше...

Галимов Вахит Газизович

Tatobzor.ru (Казань) 

Галимов Вахит Газизович(биография) гвардии старший сержант,Герой Советского Союза,снайпер 100-го гвардейского стрелкового полка 35-й гвардейской стрелковой дивизии 6-й армии 3-го Украинского фронта родился в 1921 году в деревне Старобалаково Чекмагушевского кантона Башкирской АССР, в крестьянской семье. Образование начальное. Член КПСС с… Далее

Удмуртиянең «Лудорвай» музей-тыюлыгында мәчет барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең Завьялов районындагы «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгының татар бүлегенә борынгыдан сакланып калган мәчетне күчерергә җыеналар. Бинаны яңа урынга күчерү эшләре якын арада башланачак. Мәчетне 2022 елның көзендә ачарга җыеналар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты . Балези районының Падера авылында 1892 елда төзелгән мәчет Удмуртия республикасында элеккеге рәвеше сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр бер генә көнгә дә ябылмыйча эшләгән борынгы мәчетләренең берсе. Читать дальше...

Зөлфия Вәлиева: Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлагач, «Анастасия» ролен уйнаган Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага кинода русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә шелтәләр килгән. «Сериалда русча сөйләшкәнгә социаль челтәрләрдә миңа шелтәләр килә башлады. Рус кызы русча сөйләшмичә, нинди телдә сөйләшсен инде? Реакция беренче сериядән үк китте. Мин халкымны шундый тиз реакцияле булганы өчен яратам», — диде Зөлфия Вәлиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы: Ялган сертификат күрсәтүчеләргә җинаять җаваплылыгы каралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Алексей Соколов). Вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләр «ялган документтан файдалану» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылачак. Закон бозучыга иң катгый җәза — ярты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 22 октябрьдә чыккан боерыгы нигезендә, коронавирустан вакцинация... Читать дальше...

Гидрометеорология үзәге Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Җил төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көчәячәк. Бу вакытта аның тизлеге секундына 15 метрга җитү ихтималы бар. Синоптиклар мәгълүматына караганда, бозлавык төнлә һәм көндез барлыкка килергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4 градустан 1 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сценарий авторы Альберт Шакиров: «Бер-бер хәл» сериалыннан әнием гаиләсен танып көлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Бер-бер хәл» сериалын карагач, сценарий авторы Альберт Шакировның әнисе сюжетта үз гаиләсен танып көлгән. 25 октябрьдән «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 40 серияле «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтелә башлады. Ул быел Казанда төшерелгән. Сценарий авторы Альберт Шакиров үз тойгылары белән «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә уртаклашты. «Сериалның беренче серияләрендә гаиләнең буыннар чылбыры өзелгән мизгелен күрсәтәбез. Читать дальше...



Пенсия фонды 30 октябрьдән эш режимын үзгәртми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Эшләми торган көннәрдә Татарстан Пенсия фонды элеккеге режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Эшләми торган көннәр дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләячәк. Шул ук вакытта Пенсия фондының барлык хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында шәхси кабинет аша алырга мөмкин», — диелә хәбәрдә. Әгәр дә Татарстанда... Читать дальше...

Чаллыда шартлау булган фатир хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда торак йортта шартлау үзәге булган фатирның 70 яшьлек хуҗасына «Гомуми куркыныч ысул белән кылынган үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүченең ялгыз яшәгәне һәм спиртлы эчемлекләрдән явызларча файдалану аркасында наркологта исәптә торуы ачыкланган. 2010 елда ул газ белән тәэмин итүдән баш тарткан, шуңа бәйле рәвештә аның плитәсе кырыенда металл япкыч куелган. Һәлакәт урынын караганда тикшерүчеләр фатир хуҗасының... Читать дальше...

Чулманда көймә әйләнеп капланган, балыкчыларның берсе йөзеп чыккан, икенчесен эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Республикасының Мамадыш районында Омар бистәсе янында Чулман елгасында ике балыкчы утырган резина көймә әйләнеп капланган. Әлеге хәбәр махсус хезмәтләрне чакыру 112 номерына алынган. Балыкчыларның берсе йөзеп чыккан, икенчесе – юк. Вакыйга урынына 5нче зона коткару отряды коткаручылары чыккан, алар икенче балыкчыны эзләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Прививкага каршы чыгыш ясаучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). ЛДПР лидеры Владимир Жириновский коронавируска каршы прививкаларга каршы чыгыш ясаучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте. Ковидтан үлгән кешеләрнең күбесендә прививка турында ялган белешмә булган дигән фикерен сәясәтче «Россия радиосы» эфирында әйтте. «Әгәр дә кемдер прививка ясатуга каршы позициядә тора икән — хәтта җинаять җаваплылыгына кадәр!» — дип белдерде Жириновский. Шуңа бәйләп, ул Россия Җинаять кодексында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне... Читать дальше...

«Многоликая Россия» җиңүчесе: Туган җиребездә татар теле, хант теле яңгырап торсын

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген «Многоликая Россия» халыкара бәйгесендә Гран-Прины Ханты-Мансийски автоном округының «Югория» Россия дәүләт телерадиокомпаниясе шеф-редакторы Наталья Маковецкая отты. Хант халкы вәкиле Татарстанда туган телләрне укыту булуын югары бәяләде. «Татарстанга рәхмәт әйтәсем килә, монда туган тел саклана. Тантанада туган телдә чыгышлар булды, хезмәттәшләребезнең үзара туган телләрендә аралашуын ишеттек, бу бик куандыра. Хөрмәтле Татарстан халкы! Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары өченче тапкыр «Металлург» командасына җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына җиңелде. Матч исәбе — 3:1. Уен Магнитогорск бозында узды. Казан командасы «Металлург»ка әлеге сезонда өченче тапкыр оттырды. Һөҗүмче Михаил Глухов бүген «Ак Барс» өчен 400нче һәм Континенталь хоккей лигасы өчен 600нче уенын үткәрде. Беренче периодта голлар булмады. Икенче периодның ундүртенче минутында «Металлург» һөҗүмчесе Брендэн Лайпсик исәпне ачты (1:0). Читать дальше...

Ялган сертификат ясаучыларны ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүгенге көндә Татарстанда ялган вакцинация турында сертификатлар ясый торган кешеләр төркемнәре эшли. Бу төркемдә арадашчылар бар, алар медицина учреждениеләрендә табиблар хезмәтен тәкъдим итә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 30 октябрьдән ялган сертификат ясаучыларны ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр булачагын хәбәр итте, диде Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган - алар дүрт хатын-кыз һәм дүрт ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән сигез кеше үлеме расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 йогышыннан 1942, 1946, 1951 һәм 1955 елларда туган хатын-кызлар, 1946 (ике), 1949 һәм 1950 елларда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...

Песков: Россиядә коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турында карар әлегә юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте әлегә илдә Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертү турында бернинди дә карар кабул итмәде. "Вазгыятьнең үсеше нинди булуын күрик. Саннарны күрәсез, алар көннән-көн үзгәрә. Саннар әлегә оптимизм өчен сәбәп түгел, бигрәк тә бүгенге саннар», — дип бРФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза. Хәер, россиялеләрнең бер өлеше өчен коронавируска каршы вакцинация мәҗбүри. Бу медицина, мәгариф, сәүдә өлкәләре кебек... Читать дальше...

Татарстан Президенты Сенегал Олимпия уеннары оештыру комитеты әгъзасы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сенегал Республикасының яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы - бизнесмен Кәрим Арати белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм итү мәсьәләләре турында сөйләште. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Сенегал 2026 елда җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Читать дальше...

QR-код белән бергә паспорт күрсәтмәгән кеше сәүдә үзәгенә яки фитнес-залга керә алмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Тикшерүчеләр QR-код күрсәткән кешенең нәкъ ул икәненә инану өчен паспортны да карарга тиеш. Шунлыктан җәмәгать урыннарына килгәндә үзең белән паспорт булу мөһим. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов сөйләде. «Шәхесне раслый торган документны күрсәтү юлы белән QR-кодлы документны раслау бурычы нормасы каралган», — диде спикер. Әгәр татарстанлы... Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


«Шаян ТВ» «Многоликая Россия» бәйгесендә балалар өчен проектлар номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында «Шаян ТВ» каналы да бар иде. Бәйге кысаларында беренче татар балалар телеканалы җюри игътибарына үз эшен «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен агарту проектлары» номинациясендә тәкъдим итте.  Истәлекле бүләкне сәхнәдән канал редакторы Сәрия Хөсәенова кабул итте. Бәйгенең төп максаты — мәдәни мирасны үстерүгә һәм... Читать дальше...

«Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов «Җанисәпле сөйләшү» проекты «Многоликая Россия» бәйгесенең «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә өченче урын алды. «Ел башында „Татар-информ“ агентлыгы „Җанисәпле сөйләшү“ дип аталган проект башлап җибәргән иде. Ул халык санын алуга багышланды. Проект кысаларында төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез белән онлайн һәм оффлайн форматта очраштык. Аларның проблемалары... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Еврей өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда яклар төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләште. Аерым алганда, сүз федерация субъектлары арасында сәнәгать, сәүдә һәм социаль өлкәдә эшлекле элемтәләрне җайга салу турында барды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Читать дальше...

Самара өлкәсе Камышлы авылында көрәш залын яңарталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Хөкүмәте карары нигезендә 2017-2025 елларга «Самара өлкәсендә муниципаль берәмлекләр халкының инициативаларына ярдәм итү» дәүләт программасы расланды. Дәүләт программасының максаты — Самара өлкәсендә муниципаль берәмлекләр халкын үзләре яшәгән территорияләрне үстерүгә җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.  Быел «Батыр» проекты буенча өлкә программасында катнашу өчен гариза кабул ителде. Максат — Камышлы авылында көрәш залын торгызу. Читать дальше...

Русия колонияләрендә җәзалауларның видео архивын Gulagu.net проектына тапшырган Сергей Савельев читтән торып кулга алынган

Azatliq.org 

Шикләнелүче хокук яклаучыларга ФСИН хезмәткәрләренең тоткыннарны җәзалавы турындагы видеоязмаларны тапшырган иде. Хәзерге вакытта ул Франциядә сәяси сыену бирүләрен көтә. Савельевны халыкара эзләүгә бирергә ниятлиләр.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде






На Московском путепроводе в Туле произошло лобовое ДТП: трое госпитализированы

Кобелев отметил важность матча «Динамо» - «Зенит»

В Москве задержали 10 нелегалов среди сотрудников аэропорта Шереметьево

Дизайнерская одежда в Москве: где искать уникальный стиль