Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 24.10.2021

Чаллыда юл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Шушы көннәрдә Тантаналар сараенда Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Чаллыда юлларны ремонтлауга, шулай ук яңа автотрассалар төзүгә зур игътибар бирелә. Чаллы җиденче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» программасында катнаша. Читать дальше...

Аксубайның күп катлы йорт ишегалларында төзелгән корылмалар сүтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 24 октябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай районының Горький урамындагы күп катлы ишегалларында совет чорында салынган сарайлар һәм корылмалар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырырга комачаулый, ишегалларының эстетик йөзен боза. Хуҗалар, сарай, гараж һәм мунчаларга беркем дә кагылмас дип өметләнеп, корылмаларны ахыргача сүтмәделәр. Чөнки алар совет чорында ук, кайберләре күп катлы йортлар белән бергә төзелгән. Тик менә алар утырган җир генә, корылмалар кебек үк, законлы рәсмиләштерелмәгән... Читать дальше...

Азнакайның яшь пианисткасы Муса Җәлил оныгыннан дәрес алган

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 24 октябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Светлана Сергеева җитәкчелегендәге фортепиано классында укучы Наилә Гайнановага шундый бәхет елмайган. Ул «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» һәм И.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фондлары программасы буенча мәдәни-мәгариф проектында катнашып, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышевадан мастер-класс алган. Танылган Россия музыкантлары нефть төбәгенең балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә... Читать дальше...

Актанышта Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ягъфәр Гыйбадуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 24 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген озак еллар Актаныш районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган, җитәкче вазифалар башкарган Ягъфәр Гыйбадуллин вафат булды. Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итә. Ул мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашкан, Ягъфәр Гыйбадуллинның районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә тирән эз калдыруын әйткән. Ягъфәр абый соңгы елларда Түке авылында гомер кичерде. Туган авылы Илтимердә туып-үскәннәрне бергә җыйнап... Читать дальше...

Зәркәнче Илгиз Фазылҗанов: Үзен татар дип санаган кеше гореф-гадәтләренә хыянәт итми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Зәркәнче, International Jewellery Design Excellence Award конкурсының гран-при иясе Илгиз Фазылҗанов фикеренчә, үзен татар дип санаган кеше әби-бабаларының гореф-гадәтләренә хыянәт итми. «Үзеңне татар дип саныйсың икән, димәк, син әби-бабаларыңны сатмыйсың, аларга хыянәт итмисең. Син аларның гореф-гадәтләрен дәвам итәсең генә», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, кеше үзенең тамырларын оныта калса, эчке идеологиясен дә юкка чыгара. Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләрне SMS аша алдалауның яңа алымы турында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Белгечләр алдауның яңа ысулын теркәгән, аның ярдәмендә мошенниклар микрофинанс оешмадан Россиядә яшәүчеләр исеменә займнар ала. Qrator Labs генераль директоры киңәшчесе Артем Гавриченков аңлатканча, мошенниклар корбанның паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын ала, ә аннары аны дистәләрчә сайтларда, шул исәптән микрофинанс оешмада да теркәргә тырыша. Шуның аркасында 10-15 минут эчендә номерга теркәлү турындагы кодлар белән 200гә якын SMS килә, дип аңлатты ул. Читать дальше...



Валеев Адиль Салихович

Tatobzor.ru (Казань) 

Валеев Адиль Салихович(биография) физик,доктор технических наук,профессор,Лауреат Государственной премии Таджикской ССР имени Абуали ибн-Сина родился 6 августа 1933 года в городе Казань РТ. Окончил Казанский государственный университет имени В.И. Ульянова (Ленина) и аспирантуру того же университета. С 1956 года работал в… Далее

Валеев Разиль Исмагилович

Tatobzor.ru (Казань) 

Валеев Разиль Исмагилович(биография)известный татарский писатель,народый поэт РТ,Заслуженный работник культуры РФ и РТ,Лауреат премии имени Габдуллы Тукая,премии им. М.Джалиля, премии им. А.Алиша родился 4 января 1947 года в деревне Ташлык Нижнекамского района Республики Татарстан. Начальное образование получает в родной деревне, затем… Далее

QR-кодлары булмаган россиялеләргә госпитализация вакытында экспресс-тест ясаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Эш көне булмаган ялларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруын яки вакцинация ясатуын дәлилләүче QR-коды булмаган россиялеләргә федераль медицина хастаханәләренә озатканда ковидка экспресс-тест ясаячаклар. Бу хакта хөкүмәт утырышында кабул ителгән карарларда әйтелә. Шул рәвешле, әлеге учреждениеләргә мондый экспресс-тестлар үткәрүне тәэмин итү йөкләнгән, дип яза «Российская газета». Федераль медицина учреждениеләре эш көне булмаган ялларда ашыгыч ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

Россиядә ковид вазгыяте сәбәпле, эш көне булмаган көннәр озайтылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, игълан ителгән эш көне булмаган өстәмә яллар озайтылырга мөмкин. «Мөгаен, алар озайтылыр. Чөнки авыручылар саны кимүе күзәтелсен өчен минималь вакыт — бу ким дигәндә ике атна. Трендны сындыру өчен шулкадәр кирәк», — диде ТАСС агентлыгына НКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев. Хәзер хакимият Covid-19 инфекциясеннән вакцинацияләнгән халыкның өлешен арттыру өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Читать дальше...

Тарих институты вәкиле: Гаспралының төп максаты — төрки-мөселман халыклары алгарышы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Исмәгыйль Гаспралының төп максаты — төрки-мөселман халыкларының тәрәккыяте, алгарышы. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина галимнең тууына 170 ел тулуга багышланган фәнни конференциядә шул хакта сөйләде. «Мәктәпләрдә, татарлар белән беррәттән, үзбәк, кыргыз, казах, каракалпак һәм башка милләт балалары укыган. Укыту татар телендә алып барылган, Гаспралы дәреслекләре белән бергә... Читать дальше...

Марат Гыйбатдинов: Гаспралы мәктәпләрнең җәмгыяттән бикләнмәве өчен тырышкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кырым татар зыялысы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы мәгариф тармагына зур өлеш керткән шәхес. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов аның шушы юнәлештә ролен билгеләде. «Исмәгыйл бәкнең бер сабагы — ул мәктәпләрнең җәмгыятьтән бикләнмәве, киресенчә, аның ата-аналар, хәйриячеләр өчен ачыклыгы (бүген без аны транспарент дип әйтер идек). Ачык имтиханнар, күргәзмәләр, кичәләр аркылы җәдитчеләр җәмгыятькә яңа мәктәпнең файдасын... Читать дальше...

Россиядә корал экспертизасы мәҗбүри булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Коралны эксперт тикшеренүләрен үткәрү Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гражданлык һәм хезмәт коралының криминалистик таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирү өчен мәҗбүри булырга мөмкин. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Министрлык РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы карары белән расланган исемлеккә өстәмә яңалык буларак беркетелә торган хөкүмәт карары проектын эшләде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коралны... Читать дальше...

Татарстанда -3 градуска кадәр салкынайтачак, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә иртән һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Шул сәбәпле, юлларда күз күреме начарланачак. Моннан тыш, иртән аерым участокларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..-3 градус... Читать дальше...

Миңнеханов композитор София Гобәйдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор София Гобәйдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.  «Язмышның тиңдәшсез таланты һәм музыкага фидакяр хезмәт итүе, туктаусыз иҗади эзләнүләр, бары тик сәнгать һәм музыка гына кешенең җанын тынычландырырга, бу дөньяны берләштерергә һәм коткарып калырга сәләтле икәненә тирән ышану — Сезнең уникаль, күпкырлы шәхес икәнлегезне исбатлый», диелгән котлауда. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә... Читать дальше...

Новости России
Москва

Что можно отметить в этот день


Россиядә кагыйдәләрне бозучы тәмәке тартучыларны ачыклау системасын эшләргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тартучы кешеләрне теркәячәк системаны эшләү планлаштырыла. Илкүләм технологик инициатива матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, система тыелган территорияләрдә тәмәке тарту фактын ачыклаячак һәм куркынычсызлык өчен җаваплы кешеләргә мәгълүмат тапшырыр дип көтелә. Ул хокук бозуларны вакытында ачыкларга, аерым алганда, янгын һәм шартлау куркынычын булдырмау мөмкинлеге бирәчәк. Программа реаль вакыт режимында камералардан... Читать дальше...

Бер тәүлектә Россиядә 35 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 35 меңнән артык очрагы ачыкланган. «85 төбәктә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 660 очрагын ачыклаганнар», дип хәбәр итә РИА Новости коронавируска каршы оператив штабка сылтама белән. Кичә пандемия башланганнан алып антирекорд куелды, 37,1 меңнән артык кешенең ковид йоктыруы ачыкланды. Алтынчы көн рәттән Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр меңнән арткан. Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча... Читать дальше...

Коронавирус белән авыручылар санын киметү шартлары билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәге башлыгы Андрей Исаев ноябрь уртасына кадәр коронавирус белән авыручылар артуы дәвам итәчәк һәм саннар югары булачагын әйтте. Белгеч аңлатканча, «дулкын» гадәттә 4-8 атна дәвам итә. Ноябрь уртасында авыручылар арту тукталачак, шул ук вакытта күрсәткечләр югары булачак, дип фаразлый Исаев. Алар декабрь башында төшә башлаячак, ә вазгыять кабул ителә торган чаралардан тора. Юу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда бер тәүлектә Сovid-очраклары арту буенча чираттагы антирекорд куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 155 яңа очрагы теркәлгән. Җиде кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «45 кеше хастаханәгә салынган, 110 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 95 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус йоктыруның 26 очрагы, ә Яшел Үзәндә биш очрагы ачыкланган. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде






Что можно отметить в этот день

The Telegraph сообщила о планах Британии создать собственные ракеты к 2030 году

Лотерея, мастер-классы и шоу. В Москве пройдет фестиваль «Пасхальный дар»

Задержан брат нового фигуранта дела о теракте в «Крокусе»