Әгерҗе егете «Тимер кеше» титулына ия булды
(Әгерҗе, 31 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Күләгәш авылында туып үскән Александр Васильев күптән түгел Сочида узган триатлон ярышларында 226 чакрымлык классик дистанцияне уңышлы үтеп, «Тимер кеше» титулына ия булган. Ул бер көндә дүрт чакрымны йөзеп, 180не велосипедта, 42не йөгереп уза. Александр әле июнь аенда йөзә белми. Аның шоссе велосипдында йөрү тәҗрибәсе генә түгел, велосипеды да булмый. Өч ай эчендә Александр теләк булганда бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икәнлеген үз үрнәгендә раслый. Читать дальше...