Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

0
Зәй татар гимназиясе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

(Зәй, 3 октябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары »). Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты — Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе юбилеен билгеләп үтә. 1991 елда республикабызда милли күтәрелеш елларында Зәй шәһәрендә татар гимназиясе ачылды. 400 елга якын тарихы булган Зәй шәһәрендә беренче милли уку йорты ачылган көннән 30 ел вакыт узган. Гимназиянең беренче директоры итеп Габденур Зиннур улы Дәүләтшин билгеләнә. 1992 елда гимназия шәһәр үзәгендә урнашкан бинага күчә. Укытучылар коллективы тирән белемле, ике дәүләт телен дә камил белүче педагоглардан туплана. Шул елны ун сыйныф җыеп эш башлана. Беренче класска килүчеләр саны күп булганлыктан, хәтта биш сыйныф ачарга туры килә. Гимназиядә эш өч юнәлештә — укучыларга барлык фәннәрдән тирән белем бирү; тәрбия эшен дәресләрдә, өстәмә шөгыльләрдә үзенчәлекле программа белән алып бару; укыту-тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану алып барылды. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, гимназиядә татар теле һәм әдәбияты тирәнтен укытыла. Ике дәүләт телен бер дәрәҗәдә өйрәтүне максат итеп куйдык, инглиз теле башлангыч класслардан керде. Татар халкының гореф-гадәтләрен, фольклорын өйрәтүгә зур әһәмият бирелде. Имтиханнар, шул исәптән БДИ рус телендә тапшырылу сәбәпле, төгәл фәннәр рус телендә укытылды. Тәрбия эшенең максаты — укучыларны халык традицияләре, борынгы йолалар белән таныштырып, милли үзаң, горурлык хисләрен уяту, иҗади шәхес тәрбияләү. Укучылар кызыксынып «Сөмбелә», «Чигүле читекләр», «Солдатка озату», «Каз өмәсе», «Татар сөлгесе», «Әбиемнең сандыгы» кебек милли бәйрәм һәм уеннарда катнаштылар. Беренче көннәрдән һәр укучыга сәләтенә карап иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды. Вокаль, хореография, милли көрәш түгәрәкләре бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп тора. Гимназия укучылары хәзерге көндә дә район, республика, Россия бәйгеләрендә катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. 2006 елда гимназия «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инновацион мәктәпләр арасында узган бәйгедә беренчеләрдән булып җиңү яулады. 2007 елда Татарстан Президенты билгеләгән бер миллион сумнан артык грантка лаек булды. Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән зур педагогик форумда («Лучшие школы России») гимназия директоры катнашып, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Российский теннисист Рублев вышел в финал турнира «Мастерс» в Мадриде






Красавицы в погонах и могучее "Ура": Life.ru снял генеральную репетицию Парада Победы на Красной площади

В МИД РФ пригрозили странам Балтии ответить на враждебные действия

В пасхальных богослужениях в Москве приняли участие 2 млн верующих

В Москве курьер на электровелосипеде сбил восьмилетнюю девочку и скрылся