Россиядә 67 төбәктә коронавирус белән авыручылар артуы күзәтелә
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 67 төбәктә коронавирус инфекциясе очраклары арту күзәтелә, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. «Илдәге 67 төбәктә авыручылар саны артуы күзәтелә», — диде ул Хөкүмәт әгъзалары белән Президент Владимир Путин уздырган очрашуда. Вице-премьер әйткәнчә, экспертлар фаразлаганча, көзге-кышкы сезон башлануга илдә эпидемиологик вазгыять катлауланган. Татьяна Голикова балаларга, коронавирустан прививка ясатканнарга һәм ковид белән авырган кешеләргә гриппка каршы вакцинация узарга киңәш итте һәм төбәк башлыкларына тишеле йөкләмә бирелүен әйтте, дип яза РИА Новости. «Быел җәй айларында ук грипп очракларын теркәдек, башка елларда мондый хәл булмый иде. Шуңа күрә төбәкләргә шундый йөкләмәләр бирдек. Шулай ук кыска вакыт эчендә балаларга, ковидтан прививка ясатучыларга һәм коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә гриппка каршы вакцина ясатырга кирәклегенә игътибар юнәлтәбез», — диде вице-премьер. Шулай ук Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Россиядәге 43 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.