Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 900гә якын кеше вафат булган
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вафат булучылар саны буенча кабат антирекорд куелды. Узган тәүлектә 895 кеше вафат булган.
Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, үлем очракларының иң күбе Мәскәүдә (72 кеше), Санкт-Петербургта (58 кеше) һәм Мәскәү өлкәсендә (15 кеше) теркәлгән.
Тулаем алганда узган тәүлектә ил төбәкләрендә коронавирусның 25 110 очрагы табылган.
Авыручыларның артуы Мәскәүдә (3827), Санкт-Петербургта (1894), шулай ук Мәскәү (1788), Самара (631) һәм Түбән Новгород (602) өлкәләрендә күзәтелә.
Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Россиядәге 42 миллионнан күбрәк кеше прививка ясаткан.