Мәскәү мәктәпләрендә коронавируска эксперсс-тест кертергә мөмкиннәр
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү хакимияте мәктәпләрдә коронавируска эксперсс-тест системасы кертү мөмкинлеген карый.
Мәскәү мэры Сергей Собянин белдергәнчә, бу белем бирү оешмаларында нормаль эш режимын тәэмин итәргә булышачак.
«Мәктәпләрдә экспресс-тестлар кертү алымнарын, укучыларны нинди ешлыкта тикшерү юлларын эзләячәкбез. Беренче чиратта, мәктәпләрнең нормаль эш режимын тәэмин итү өчен авыру очраклары күп булган җирләрдә кертеләчәк», — дип яза Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС агентлыгы.
Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Россиядә яшәүче 43 млн кеше прививканың ике компонентын да ясаткан.