Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Татарстанда сәүдә үзәкләрендә 11 октябрьгә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин

0

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан беренче прививканы 11 октябрьгә кадәр сәүдә үзәкләрендә ясатырга мөмкин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә мобиль вакцинация пунктларының эш тәртибен аңлаттылар. Казанда көн саен «Мега», «Южный» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләрендә иртәнге уннан алып кичке унга кадәр вакцинация узарга мөмкин. Шулай ук дүшәмбедән җомга көнгә кадәр беренче прививканы «Саклык банкы» бүлегендә (Пушкин урамы, 4 адресы буенча, 9.00- 14.00 сәгатьләрдә) ясатырга мөмкин булачак. Моннан тыш, казанлылар «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (дүшәмбе-җомга, 9.00-17.00), «Мәскәү» мәдәни үзәге (дүшәмбе-сишәмбе, 10.00-19.00), «Ленин исемендәге мәдәният йорты»нда (дүшәмбе-җомга, 8.00-18.00) ковидтан вакцинация уза ала. Чаллыда «Омега» сәүдә үзәгендә (һәр көнне 13.00-19.00), Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә (эш көннәрендә 16.00-20.00, ял көннәрендә 12.00-18.00) вакцинаның беренче компонентын алырга мөмкин. Түбән Камада яшәүчеләр «Сити Молл» (16.30-18.30), Төзүчеләр урамындагы «ЭССЕН» (14.00-17.00), «Лента» (16.00-18.30) сәүдә үзәкләрендә коронавирустан прививка ясата ала, 10 октябрьгә кадәр сәүдә үзәкләрендә барлык теләүчеләр дә прививка ясата ала, 11 октябрьдән бу пунктлар ярты ел элек прививка ясаткан гражданнарны кабат вакцинацияләү өчен эшләячәк. Әмма сәүдә үзәгендә вакцинация пунктына аерым керү урыны оештырылса, ул барлык теләүчеләр өчен эшне дәвам итәчәк. Хәзер Татарстанда стационар һәм мобиль бригадалар өчен 163 вакцинация пункты эшли. Ихтыяҗ булса, аларның саны арттырылачак.  Моннан тыш, Covid-19 инфекциясеннән прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев о победе на "Мастерсе" в Мадриде: у меня нет слов






В преддверии 9 мая в Казани состоялись соревнования «Марш-бросок Победы»

На большей части Подмосковья 6 мая ожидается I класс пожарной опасности

Российско-египетский языковой лагерь открылся в Каире

Единственный железнодорожный перевозчик Латвии попросил не запрещать закупки запчастей в России и Белоруссии