Татарстанда томан һәм -7 градус салкын көтелә
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда томан төшәчәк, күз күреме 500 метр яки кимрәк булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, һава торышы болытлы һәм коры булачак. Җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -4.1 градус, урыны белән — 7 градус көтелә. Көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.