Казанда билгесез кеше ир-атны юлга этеп чыгарганнан соң җинаять эше кузгатылды
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрдә Казанда Тукай урамында низаг вакытында билгесез кеше ир-атны юлга этеп чыгарган һәм аны автомобиль таптаткан.
Тикшерү ачыклаганча, бу хәл 5 октябрьдә кич булган. Әлегә билгесез кеше 27 яшьлек ир-атны Skoda автомобиле тәгәрмәче астына эткән. Хәзер имгәнгән кеше хастаханәдә ята.
«Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый, шулай ук ир-атны юлга этеп чыгарган кешене эзлиләр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү идарәсенең Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.