Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Росстатта мошенникларның үзләрен исәпкә алучылар итеп күрсәтүләре турында әйттеләр

0

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуның беренче атнасында мошенниклар белән булган бердәнбер очрак теркәлгән. Бу хакта журналистларга Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Мошенниклар исәпкә алучылар рәвешендә фатирга керергә омтылган. Тик кешеләр исәпкә алучының ничек киенүен, нинди булуын яхшы белә, шунлыктан алар полиция чакырткан. Мондый очраклар башка билгеле түгел, — диде Смелов.

Росстатта халык санын алучылар махсус униформага киенгән, аларда яктылыкны кире кайтаручы жилет, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән фирма шарфы, үзләре белән исәпкә алу сумкасы, планшеты, шулай ук паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклык булырга тиеш, дип искәрттеләр.

Россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында аларның ярдәменнән башка гына чараны уза ала. Электрон исәпкә алу кәгазен 11 млн россияле тутырган инде, бер атна эчендә барлыгы 14 млн ватандашыбыз исәпкә алынган.

Җанисәптә катнашу буенча иң актив төбәкләр арасында — Якутия, Мордовия, Тула һәм Сахалин өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы, Марий Эл Республикасы һәм Санкт-Петербург шәһәре.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ига Свёнтек

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко






Открытый московский фестиваль конного искусства и спорта пройдет на ВДНХ

Туляки завоевали бронзу международного турнира по баскетболу среди ветеранов

Стало известно, кто из Томской области едет в Москву на инаугурацию президента

Актриса Татьяна Клюева отсудила загородный дом у сына в Севастополе