Россия тимер юллары ноябрь бәйрәмнәренә өстәмә поездлар билгеләгән
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). "Россия тимер юллары" компаниясендә ковидка бәйле чикләүләр фонында ноябрьдә бәйрәмнәргә билгеләнгән өстәмә 170 поездны гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар, дип хәбәр иттеләр оешмада. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Россия тимер юллары" холдингы тарафыннан ноябрь бәйрәме көннәре чорында 170 өстәмә поезд билгеләнгән. Сатуда урыннар булуга даими мониторинг үткәрелә. Кирәк булганда билгеләнгән өстәмә һәм графиктагы поездлар составына өстәмә вагоннар кертеләчәк", - диделәр ведомствода. 20 октябрь көнне РФ Президенты Владимир Путин, Россиянең барлык төбәкләре өчен хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көнннәр дип игълан итү турындагы указга кул куйды. Мәскәү мэры Сергей Собянин Россия башкаласында эшләми торган көннәрне 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр билгеләде.