Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Шагыйрә Алинә Хәбибуллина: Иҗат итүдән туктасам, язучылар алдында оят булыр иде

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Алинә Хәбибуллина киләчәктә язудан туктаса, стипендия тапшырган язучылар алдында кыен, оят булыр иде дигән фикердә. «Стипендиатларның исемнәрен киләчәктә дә ишетәчәксез, диделәр. Өметләрне аклыйсы килә. Безгә зур җаваплылык йөкләнде. Нинди генә бәйге булмасын, ул барыбер иңнәргә канат куя. Танылган язучылар белән күрешү, әдәбият дөньясында кайнау үзенә күрә күңелгә рәхәтлек бирә. Киләчәктә әдәбият дөньясына тирәнрәк керү өчен бу бик зур этәргеч», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Яшь шагыйрә стипендиат булуны зур горурлык, дәрәҗә дип атады. «Бу безнең өчен көтелмәгән яңалык булды. Бик теләп килдек. Дәрәҗәле узды. Курс эшемне КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллинадан язам, ә ул диссертациясен нәкъ менә Саҗидә Сөләйманов иҗаты буенча яклаган булган», — дип өстәде ул. «Нәкъ менә шуңа күрә Саҗидә Сөләйманова шигърияте миңа аеруча якын. Аның шигырьләр җыентыгы һәрчак үзем белән сумкамда йөри», — диде Алинә Хәбибуллина.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса