Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Россиядә коронавирусның тагын бер яңа штаммын тапканнар

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә SARS-Cov-2 — AY.4.2 коронавирусы белән зарарлануның аерым очраклары ачыкланды.  Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа ысулларын эшләү фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. «AY.4.2 — „дельта“ штаммының бер төре. Россиядә әлеге штамм очраган инде», — диде Хафизов.                     Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле яңа вариант пәйда булу Россиядә авырулар санының артуына өстәмә этәргеч бирергә мөмкин, дип белдерде. Ул илдә кулланыла торган вакциналар вирусның яңа версиясенә каршы нәтиҗәле, диде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса