Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Төмән өлкәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм узды

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Андреевск бистәсе мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган кичә узды. Бу изге эштә бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хәмзә хәзрәт Камалов дин кардәшләре алдында чыгыш ясады. Мәчетнең хатын-кызлар коллективы гарәп һәм татар телләрендә мөнәҗәтләр башкарды, аларда Аллаһы Тәгаләнең соңгы пәйгамбәренең тормыш юлы тасвирлана. Мөселман календаре буенча һижринең өченче ае - Рабигуль-Әүвәлнең 12нче көне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне - Мәүлид ән-Нәби дип атала. Мәүлид ән-Нәби бәйрәме мәчетләрдә ай дәвамында билгеләп үтелә.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса