Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Рауза Солтанова: Традицион күн каю техникасында эшләүче модельерларыбыз юк

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова татарлар арасында хәзерге вакытта күн каю техникасында эшләүче модельерлар булмавын әйтте. «Безнең традицион каю техникасында эшләүче модельерлар юк. Ул техникада эшләнгән костюм комплексын күргәнем юк. Модельер бер-ике элементны кертеп җибәрә. Ул бизәнү әйбере кебек булырга мөмкин. Каю техникасында комплекс эшләүче юк», — дип сөйләде ул Татарстанның Милли музеенда узган түгәрәк өстәл барышында. Ул гомумән каю сәнгатендә эшләүче осталарның бик аз булуын әйтте. «Казан сәнгать училищесында каю сәнгате бүлеге бар. Мин беренче чыгарылышта рецензент булган идем. Аларның берсе дә бүген ул өлкәдә эшләми диярлек. Биш-алтысы эшли, ә калган алтмышка якын студент кая югалды?» — ди ул. Сәнгать фәннәре докторы сүзләренчә, хәзерге вакытта «каю» сүзенең мәгънәсен белмәүчеләр дә бар. «Ул каймалау дигәнне аңлата. Атамасында ук сәнгатьнең уникальлеге күрсәтелә. Аны тоемлаучы кешеләр бик аз», — ди белгеч. Аның фикеренчә, бу сәнгатьне үстерү өчен остаханәләр булдырырга кирәк һәм ул эш энтузиастлар тарафыннан гына эшләнергә тиеш түгел. Ул дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелергә тиешле зур проблема дип саный белгеч.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса