Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Җырчы Виталий Агапов: Керәшеннәрнең килеп чыгышы төрки-татардан

0
Җырчы Виталий Агапов: Керәшеннәрнең килеп чыгышы төрки-татардан

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Виталий Агапов керәшен халкының килеп чыгышын төрки-татар дип атады. «Телебез - татар икән, безнең килеп чыгышыбыз да — төрки-татар. Без — татар телле халыклар исәбеннән. Ул тел бетсә, без барыбыз да бетәчәкбез. Татар да, керәшен дә, мишәр дә калмый. Шуңа күрә телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны сакларга кирәк», — диде җырчы Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгенә биргән интервьюсында. Җырчы үзенең татар классында укыганын искә алды. «Аллага шөкер, татар телендә рәхәтләнеп аралашам, җырлыйм, шигырьләр язам. Татар теле — туган телем. Татар теле булмаса, җырларым беркемгә дә кирәк булмас иде. Бу җырларым аркылы мин үземне татар, керәшен халкына күрсәтә алдым. Алар мине җырчы, композитор буларак танытты», — ди ул. «Үзегезнең телегезне, милләтегезне онытмагыз. Теле беткән халык — милләт түгел. Теле булмаган халык татар да, керәшен дә, чуваш та булмый. Бердәм булыйк, тату торыйк», — дип сөйләде Виталий Агапов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

На кураже: Рублёв пробился в финал «Мастерса» в Мадриде, Медведев снялся из-за травмы






В число лучших российских городов по качеству жизни не попал Воронеж

ЦБ прикрутит гайки банкам из-за завышенных комиссий по кредиткам

«Северный путь Вечного огня» соединит Волгоград и Ямал

Goodline совместно с Кемеровским областным судом выпустили фильм о легендарном судье Юрии Пушкине