Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Бер тәүлектә Россиядә 35 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

0

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 35 меңнән артык очрагы ачыкланган. «85 төбәктә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 660 очрагын ачыклаганнар», дип хәбәр итә РИА Новости коронавируска каршы оператив штабка сылтама белән. Кичә пандемия башланганнан алып антирекорд куелды, 37,1 меңнән артык кешенең ковид йоктыруы ачыкланды. Алтынчы көн рәттән Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр меңнән арткан. Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда чир йоктыручылар 250 миллионга җитеп килә, ә 5 миллионга якын кеше ковид корбаны булган. Бигрәк тә АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять катлаулы. Бу исемлектә Россия бишенче урында тора. Коронавирустан вакцинация иң ышанычлы саклану чарасы булып тора. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, прививка кадатучылар арасында Covid-19 инфекциясенең катлаулы төре белән авыручылар 0,03 проценттан да кимрәк, стационарларда ятучыларның күбесе вакцинация ясатмаучылар. Искәртик, эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган өстәмә яллар дип игълан итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Суд заключил под стражу влетевшего в Троицкий мост в Петербурге лихача

Вильфанд: температура воздуха в России оказалась ниже нормы во всех регионах, кроме Сибири

Певец Григорий Лепс пожаловался на одиночество и признался, что его сердце свободно

Без солнца. Эксперт объяснила, почему даже летом не хватает витамина D