Аксубайның күп катлы йорт ишегалларында төзелгән корылмалар сүтеләчәк
(Аксубай, 24 октябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай районының Горький урамындагы күп катлы ишегалларында совет чорында салынган сарайлар һәм корылмалар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырырга комачаулый, ишегалларының эстетик йөзен боза. Хуҗалар, сарай, гараж һәм мунчаларга беркем дә кагылмас дип өметләнеп, корылмаларны ахыргача сүтмәделәр. Чөнки алар совет чорында ук, кайберләре күп катлы йортлар белән бергә төзелгән. Тик менә алар утырган җир генә, корылмалар кебек үк, законлы рәсмиләштерелмәгән, гәрчә дистәләрчә еллар хуҗалары милкендә булса да. Хуҗалар алардан файдаланган, әмма җир өчен дә, милек өчен дә салым түләмәгәннәр. Муниципалитет сайтында хәбәр ителгәнчә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты шулай да соңгы чараларга барачак. Башкарма комитет биредә 2021 елның 15 октябреннән 2021 елның 30 октябренә кадәр дәүләт милке җирләрендә урнашкан корылмаларны сүтеп бетерү турындагы хәбәрне урнаштырган.