Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

«Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган клип төшергән

0
«Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган клип төшергән

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Риваять» этно-төркеме «Маңкорт» дип аталган видеоклип төшергән. «Быел без яңа клип төшердек. Без элеккеге һәм хәзерге „Маңкорт“ төшенчәсен бәйләдек. Аларның аермасы юк диярлек. Маңкорт үзенең кем икәнен, тарихын, милләтен, шәҗәрәсен белми торган кеше. Бүгенге маңкорт та шундый», — дип сөйләде төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов. Видеода күренгәнчә, маңкорт табигатьтә уяна һәм үзенең кем икәнен аңлый башлый. Аның куллары һәм аяклары богаулы. Ул музыка тавышына бара. Шул музыканы ишетеп үзенең нормаль халәтенә кайта. Видеода борынгы уен коралларының тавышын ишетергә була. Төркем борынгы милли уен коралларын барлау, торгызу һәм халыкка кайтару юнәлешендә эш алып бара. «Уен кораллары махсус борынгы сызымнар ярдәмендә эшләнелде. Кубыз кытай остаханәсендә, думбра үзебезнең осталар тарафыннан ясалды. Мин шуны аңладым: татар булмаган шәхесләр дә татар милләтенә бик күп файда китерә», — ди төркем җитәкчесе. «Риваять» төркеменең оешуына быел ун ел булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Показ Academy Kaurtseva Fashion Day III 24

Школу паллиативного пациента открыли в Химках

Две команды Подмосковья вошли в топ-3 сборных по боксу среди регионов РФ

В Волоколамском округе отреставрируют церковь Рождества Пресвятой Богородицы