Татарстанда -3 градус салкын булачак
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлаганча, көндезге сәгатьләрдә секундына 15 метрга кадәр көчле җил күтәрелергә мөмкин, калган вакытта талгын җил исә.
Төнлә температура -3тән 2 градуска кадәр, көндез 2-7 градус тирәсендә торачак.