Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

«Многоликая Россия» җиңүчесе: Туган җиребездә татар теле, хант теле яңгырап торсын

0
«Многоликая Россия» җиңүчесе: Туган җиребездә татар теле, хант теле яңгырап торсын

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген «Многоликая Россия» халыкара бәйгесендә Гран-Прины Ханты-Мансийски автоном округының «Югория» Россия дәүләт телерадиокомпаниясе шеф-редакторы Наталья Маковецкая отты. Хант халкы вәкиле Татарстанда туган телләрне укыту булуын югары бәяләде.

«Татарстанга рәхмәт әйтәсем килә, монда туган тел саклана. Тантанада туган телдә чыгышлар булды, хезмәттәшләребезнең үзара туган телләрендә аралашуын ишеттек, бу бик куандыра. Хөрмәтле Татарстан халкы! Сезнең киң күңелле булуыгызга рәхмәт, мәдәниятегезне күрә алуыма мин бик шат. Барыгызны да, бигрәк тә яшьләрне үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә, туган телне сакларга өндим. Туган җиребездә туган телләр, татар теле дә, хант теле дә яңгырап торсын!» — диде Наталья Маковецкая. 

Журналист фин-угор семьялыгына кергән хант халкы вәкиле. Ул Ленинградта педагог белеме алган, аннары ВГТРКда рус һәм хант телләрендә үз халкы турында тапшырулар эшли башлаган. Бәйгегә «Древние стоянки остяков и вогулов» дигән документаль фильмнар тәкъдим иткән. Аларда хант һәм мансиларның мәдәнияте, болан үрчетү, балык тоту, ау белән шөгыльләнүче төп халык турында сөйләнә.

«Бүгенге көндә үз тарихыңа күз салу, ата-бабаларыңның кем булганын, кече ватаның турында белү бик мөһим дип уйлыйм. Безнең фильмнар үсеп килүче буынга үз тарихыңны белүнең мөһимлеген аңлауга этәргеч бирә дә инде. Халыклар арасындагы төрлелек җуелып барган глобализация заманында туган телеңне, традицияләреңне, мәдәниятеңне саклау бик мөһим, чөнки тел теләсә кайсы милләтнең нигезе», — ди Наталья Маковецкая.

Татарстанда уку программалары кысаларында туган телдә дәресләр алып барылуын журналист «бик яхшы күренеш» дип бәяләде. Хантлар — 31 мең, аларның 30 проценты туган телен белә, ди журналист. Ун ел элек аларның уку программаларында туган тел дәресләре булган, хәзер инде алар факультативка калган. Наталья әйтүенчә, фольклор коллективлар бар, ул үзе дә милли киемнәр тегә, әмма катнаш гаиләләр ирекле дәресләрдән баш тарту сәбәпле, хант теле югалып бара, ди ул.

«Татарстанда булганым юк иде. Халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклавы сөендерә. Безгә Президентның мәдәният буенча ярдәмчесе яшь кыз булуын сөйләделәр. Нәкъ менә яшьләрнең инициатива белдерүе шатландыра һәм киләчәккә өмет бирә. Шушындый кешеләр ярдәмендә без туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап кала алабыз һәм киләчәккә кыю карый алабыз», — ди Наталья.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Пролетела 12 этажей: детали гибели девочки в вентиляционной шахте в Москве

В Подмосковье стартовал межрегиональный этап чемпионата «Профессионалы»

На платформе Электроугли в Подмосковье подросток-зацепер получил удар током в пах

Форум «Метеор» пройдет в Нижегородской области 4 июня