Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

«Ак Барс» хоккейчылары өченче тапкыр «Металлург» командасына җиңелде

0
 «Ак Барс» хоккейчылары өченче тапкыр «Металлург» командасына җиңелде

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына җиңелде.

Матч исәбе — 3:1. Уен Магнитогорск бозында узды. Казан командасы «Металлург»ка әлеге сезонда өченче тапкыр оттырды.

Һөҗүмче Михаил Глухов бүген «Ак Барс» өчен 400нче һәм Континенталь хоккей лигасы өчен 600нче уенын үткәрде.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның ундүртенче минутында «Металлург» һөҗүмчесе Брендэн Лайпсик исәпне ачты (1:0). Унҗиденче минутта Джош Карри «Металлург» өчен икенче алканы кертте (2:0).

Өченче периодның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк командасының артка калышуын киметте (2:1). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды, һәм шул вакытта «Металлург» уенчысы Джош Карри алканы буш капкага кертте (3:1).

Командалар составы:

«Металлург»

Олкинуора (Кошечкин);

Чибисов — Карри — Кошелев, Яковлев — Земчёнок;

Голдобин — Зернов — Карпов, Пашнин — Минулин;

Лайпсик — Майе — Коростелев, Маклюков — Хультстрём;

Руденков — Неколенко — Акользин, Николаев.

«Ак Барс»

Билалов (Бобков);

Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Журавлёв — Рукавишников;

Уил — Воронков — Петров, Лямкин — Адамчук;

Панюков — Сафонов — Дыняк, Лучевников — Янчевский;

Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Хенкель.

«Ак Барс»ның киләсе уены Чиләбе шәһәрендә булачак. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 30 октябрь 15:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






​Utair запускает прямые рейсы из Нижневартовска в Сочи

На выезде с Южной рокады на МСД идет строительство четырех путепроводов

Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

103 из 105 детских лагерей Подмосковья уже готовы к летнему сезону