«Шаян ТВ» «Многоликая Россия» бәйгесендә балалар өчен проектлар номинациясендә җиңде
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә «Многоликая Россия» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында «Шаян ТВ» каналы да бар иде.
Бәйге кысаларында беренче татар балалар телеканалы җюри игътибарына үз эшен «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен агарту проектлары» номинациясендә тәкъдим итте.
Истәлекле бүләкне сәхнәдән канал редакторы Сәрия Хөсәенова кабул итте.
Бәйгенең төп максаты — мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау.
Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.